Сугыш бит ул дәүләт белән дәүләт,
Илләр арасында башлана.
Ә газабын гади халык күрә,
Тормыш яме читкә ташлана.
Күпме ирне, күпме сөйгән ярны
Хатын-кызлар яуга алдырды.
Яу кырында ятып калсалар да,
Ирләр якты эзләр калдырды.
Ятим балаларда, хатыннарда
Күпмен нәфрәт туа (туды) сугышкаю
Күпме ярлар кан-күз яше түкте,
Күпме күңел тулды сагышка.
Күпме ирне, күпме сөйгән ярны
Хатын-кызлар яуга алдырды.
Яу кырында ятып калсалар да,
Ирләр якты эзләр калдырды.
Сугыш аркасында, ак чәчәктәй
Кызлар күңеле башка сулмасын!
Газиз йөрәкләрне әрнетүче
Сугыш җирдә башка булмасын!
Күпме ирне, күпме сөйгән ярны
Хатын-кызлар яуга алдырды.
Яу кырында ятып калсалар да,
Ирләр якты эзләр калдырды.
