Кулымда кечкенә арбам, чыгамын бакчага һәрдам,
Табигатьтә итәм сәйран, бу күрнешкә булам хәйран.
Ике якта матур гөлләр, арада тар комлы юллар,
Агачта сайрый былбыллар, бу күрнешкә булам хәйран.
Күбәләкләр очып уйный, матур гөлләрне һич куймый,
Һаман уйнаса да туймый, бу күрнешкә булам хәйран.
Добавлено tatassr в СР, 25/12/2024 - 13:03
«
»
