Бераз елдан соң укып бу шигырьне,
Карарсың, бәлки, бу хәсрәтле җырны,
Вә уйларсың: ничек шагыйрь яраткан,
Ничек янган, синең өчен җан аткан.
Белерсең: инде шагыйрь юк, диерсең;
Егылган ул, сирәк мәхлук! диерсең.
Фикер кыйл: шунда, ди, инде ул үлгән,
Йөрәген бу шигырь астына күмгән.
/Инглиз шагыйре Джордж Байронның (1788-1824) шигъри әсәрен М.Ю.Лермонтов (1814-1841) «В альбом (из Байрона)» дигән исем белән тәрҗемә итә. Тукай шигыре Лермонтовка иҗади ияру нәтиҗәсендә туган/
Добавлено tatassr в СР, 25/12/2024 - 13:24
«
»
