Бакчы, бик матур бит, бу кызның күзенә, кашына,
Мең вә миллион афәрин бу сүрәтең нәкъкашына!
Бу озын сачне каян алган икән соң бу кояш?
Күр Ходайның кодрәтене, бер күзең сал башына.
И кояш! Ямьсезлегеңнән син оялырсың, беләм,
Гәр чагыштырсаң йөзеңне син бу бит алмасына.
Күрсә ялгыш бу матур кызның фәкать рәсмен генә,
Шөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә үз Ләйләсенә.
/Габдулла Тукайның бу шигыренә 1946 елда композитор Мансур Мозаффаров та җыр язган: https://erlar.ru/node/7677 /
Варианты песни
Добавлено tatassr в СР, 25/12/2024 - 13:40
«
»
