/Балалар өчен "Авыл зоопаркы" хор циклыннан/
Кар өстендә күбәләк,
Өшемиме икәнни?
Әле язга иртәрәк,
Төшенмиме икәнни?
Кар өстендә сары нур,
Каян килгән көлгәләк?
Салкын карны эретеп
Яз ясый бер күбәләк.
Добавлено tatassr в СР, 25/12/2024 - 15:58
«
»
