Урманнарга барам

Урманнарга барам карлар ерып,
Урманнарда язгы ярым бар,
Анда һәрчак кошлар, ак ландышлар,
Анда һәрчак яшел каеннар.

Карлар яуган яшьлек урманыма,
Аһ тапмадым, дустым, юлларын,
Бураннарга кушылып еладым да,
Озын-озын уйлар уйладым.

Ничек китим яшьлек урманымнан,
Монда минем язгы ярым бар,
Килеп чыгар төсле ландыш тотып,
Һәм яшәрер төсле каеннар.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Урманнарга барам»
Ноты для песни «Урманнарга барам»
Ноты для песни «Урманнарга барам»
Ноты для песни «Урманнарга барам»
Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »