Зәгъфран чәчкәләре

Категория: көе сүзләре

Моңсу көзләр килеп җитте инде.
Саф чәчкәләр өшеп шиңделәр.
Шиңмәде тик матур чәчкәләрем.
Алар миңа өмет бирделәр.

Зәгъфран — серле чәчәк,
Матур сары гөлчәчәк.
Түтәлләрне урап чыксам,
Кайгыларым бетәчәк.
Зәгъфран, нинди матур
Моңсу көздә төсләрен.
Сиңа килдем, карыем да,
Тарала күңелләрем.

Киләм әле Зәгъфран яннарына
Алар мине тиеш аңларга.
Озакламый кышлар килеп җитер,
Өметләрем кумып карларга.

Зәгъфран — серле чәчәк,
Матур сары гөлчәчәк.
Түтәлләрне урап чыксам,
Кайгыларым бетәчәк.
Зәгъфран, нинди матур
Моңсу көздә төсләрен.
Сиңа килдем, карыем да,
Тарала күңелләрем.

Өметләрем кар астында калса,
Үләрләрме суыкта алар?
Кышкы карлар җирләргә яуса да,
Чәчкәләрем үлми калалар.

Зәгъфран — серле чәчәк,
Матур сары гөлчәчәк.
Түтәлләрне урап чыксам,
Кайгыларым бетәчәк.
Зәгъфран, нинди матур
Моңсу көздә төсләрен.
Сиңа килдем, карыем да,
Тарала күңелләрем.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »