Китмә, сөю (икенче вариант)

Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Ялгызлыкка мине ташлама.
Күрәсеңме, язның назлавына
Пар тургайлар ничек шатлана.

Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Көзләр хөкеменә күнмә син,
Күңелемә нурлар српеп янган
Зәңгәр йолдызларым сүнмәсен.

Үрелмәсен күңелем гөлләренә
Көзге кырауларның салкыны,
Язлар булсын һаман йөрәгемдә,
Сүрелмәсен яшьлек ялкыны.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Китмә, сөю»
Ноты для песни «Китмә, сөю»
Ноты для песни «Китмә, сөю»
Ноты для песни «Китмә, сөю»
Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »