Күп гиздем сулар тапмый җир йөзендә,
Тоз күрдем Әстерханның диңгезендә,
Баскынчак күлендә дә татлы су юк,
Канмады бу сусыным һичбер җирдә.
Күп гиздең сулар тапмый җир йөзендә,
Тоз күрдең Әстерханның диңгеәендә,
Иделнең тамагыннан татып баксаң,
Татлы су бар диңгезнең төп үзендә.
Добавлено tatassr в ПТ, 27/12/2024 - 12:04
«
»
