Тәңре, синнән үткен зиһен сорыйм,
Кояш, синнән — рухи чисталык,
“Сәләт” — дәүләт, Сәлкеш — яңа татар,
Аң-фәһемгә гашыйк бу халык.
Биек таулар, чиксез дәрьялардан
Талган чакта адәм баласы —
Көмеш сулы талгын чишмә булыр,
Җиләс алан булыр дәвасы.
Җир-йорт безгә очар канат бирде,
Кыйбла булды “Сәләт” аланы.
Җан җепләре бәйли сәлкешләрне
Якын итеп ерак араны.
Биек таулар, чиксез дәрьялардан
Талган чакта адәм баласы —
Көмеш сулы талгын чишмә булыр,
Җиләс алан булыр дәвасы.
Рәхмәт, Тәңрем, Татар теле өчен,
Татар теле — җиһан ачкычы.
Сакла, Тәңрем, сакла “Сәләт” илен,
Хакыйкатьнең тәүге баскычын.
Биек таулар, чиксез дәрьялардан
Талган чакта адәм баласы —
Көмеш сулы талгын чишмә булыр,
Җиләс алан булыр дәвасы.
