Сорнай моңы

Категория: көе сүзләре

Бер яшь егет, төн йокламый,
Өзелеп-өзелеп уйный сорнай;
Күңле бер яшь кызны уйлый:
Чәчләре төн, йөзләре ай.

Йоклый алмый җиткән кызлар,
Бигрәк чибәр егете, дип.
Кемне сөяр, кемне алыр,
Кемне итәр бәхетле?— дип.

Йоклый алмый ята картлар,
Ай-һай егет өзелә лә, дип.
Шулай янган, көйгән чаклар
Бар иде бит бездә дә, дип.

Тик яшь кызкай, йөзләре ай,
Тәрәз ачмый, йөгереп чыкмый.
Гыйшык хәлен әле белми,
Гамьсез йоклый, тыныч йоклый.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »