Чәчәкләр (икенче вариант)

Ак чәчәкләр, күк чәчәкләр,
Күк чәчәкләр аланда,
Без исемен белми торган
Чәчәкләр дә бар анда.

Кем буяган, ничек алар
Күп төрле төскә кергән,
Ә аннан соң кем аларга
Ислемай сөртеп йөргән?

Кайсы сары, кайсы кызыл,
Кайсы аның зәп-зәңгәр,
Тик шуңарга искитәрлек
Уйлап карасаң әгәр.

Кем буяган, ничек алар
Күп төрле төскә кергән,
Ә аннан соң кем аларга
Ислемай сөртеп йөргән?

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Чәчәкләр»
Ноты для песни «Чәчәкләр»
Ноты для песни «Чәчәкләр»
Ноты для песни «Чәчәкләр»
Голосов пока нет
« »