Гафу әйлә, кичер мине, Ходам җаным,
Бик еш була кәҗәләнеп җылауларым;
Кайсы чакта артык шаян булып китеп,
Берчак юктан гына ямансылауларым.
Кичрелсәче, Тәңрем, бәгърем әти, әни,
Дәү әнием, апайларым, бабай, әби;
Хозурыңда гәүһәр яшем түгеп телим,
Кабул әйлә, Тәңрем, әле мин бик "нәни".
Йокымда да күрсәтмәгел яман төшләр
(Аннан куркып уянгалыйм һаман кичләр);
Иртә белән мин торганда, матур булып,
Гөрләп торсын шытыр-шытыр янган мичләр.
Һәм бер эшне әнкәемнең иснә төшер,
Дисен аңар бер фәрештәң: "Коймак пешер!"
Иртә белән коймак ашап чәй эчкәчтән,
Тәңрем, сиңа кыйлырмын мин меңләп шөкер.
Иртәгә көн матур булсын һәм бик аяз,
Бакчабызда төрле кошлар бирсен аваз;
Шаян энем курчакларга тимәсен лә! —
Бигрәк монсын изге ләүхелмәхфузга яз!
/Мәсгудә Шәмсетдинованың архивыннан. Уральский шәһәрендә яшəгəн Фəизə Сəгыйтовадан алынган. М.Шәмсетдинова тарафыннан нотага салынган/
