Булсаң янда

Җир тетрәтер көч бар кебек синең җанда,
Күк тетрәтер көч бар кебек синең җанда,
Кояш булып балкыр идем синең таңда,
Булсаң янда, минем янда һәрбер таңда,
Һәрбер таңда…

Булсаң янда, минем янда һәрбер таңда,
Сиңа табынып башлар идем иртәләрне,
Гомерем буе эзләп-эзләп таптым гына,
Ал юлымнан газапларны, киртәләрне,
Киртәләрне…

Таптым гына, күзләреңә бактым гына,
Инде килеп шатланыйм да көлим дисәм..
Миһербансыз язмыш белән килешә-килешә
Бәгыремне үзем турыйм, үзем кисәм,
Үзем кисәм…

Көттем сине, көтте җаным, вөҗүд көтте,
Читлегеннән чыгар булыр йөрәк типте,
Чишәсе сер тагын калды йомгагында,
Санаулы көн “ә” дигәнче үтте-китте,
Үтте-китте…

Барлыгыңны, бу дөньяда яшәвеңне
Ник белгерттең икән миңа, ник белгерттең?
Чарасызлап, бәйгедәге йөрәгеңнән
Ник сөйдерттең икән мине, ник сөйдерттең?
Ник сөйдерттең?..

Җир тетрәтер көч бар кебек синең җанда,
Күк күкрәтер көч бар кебек синең җанда,
“Аягыңа уралам да җибәрмим”, — дип,
Томан йөри, салкын томан — синең таңда…
Синең таңда…

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Булсаң янда»
Ноты для песни «Булсаң янда»
Ноты для песни «Булсаң янда»
Голосов пока нет
« »