Казаным — язмышым

Таш йортлар, борынгы урамнар,
Ни уйлап шаулый бу юкәләр?
Тарихны тетрәткән туфаннар
Саташып чәчләрен сүтәләр.

Аһ, нинди гашыйкмын сиңа мин,
Синсез юк минем бу тормышым,
Шатлыгым, хәсрәтем, шәһәрем —
Казаным, язмышым, сулышым.

Мәчетләр, чиркәүләр янәшә,
Көрәштән бер арып тынганнар.
Чал чәчен туздырган, кем дәшә?
Ханбикә тавында кылганнар.

Аһ, нинди гашыйкмын сиңа мин,
Синсез юк минем бу тормышым,
Шатлыгым, хәсрәтем, шәһәрем —
Казаным, язмышым, сулышым.

Язмышлар чаты син — шәһәрем,
Иделнең саф йомшак җилләре,
Болагың буенда гүя мин
Күрәмен Ханбикә килгәнен.

Аһ, нинди гашыйкмын сиңа мин,
Синсез юк минем бу тормышым,
Шатлыгым, хәсрәтем, шәһәрем —
Казаным, язмышым, сулышым.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Казаным — язмышым»
Голосов пока нет
« »