Авылдашларым

Үсмер чакта бер җырлаган идек,
Җырлыйк әле чәчләр агаргач,
Авыллардан назлы җилләр килә,
Яланаяк калыйк, яланбаш.

Əллə ялгыш, əллə язмыш булды,
Сизмəдем ничек адашканым,
Шушы җырда бер кушылыйк әле,
И, кадерле авылдашларым.

Авыллардан килгəн назлы җилдə
Яланаяк калыйк, яланбаш,
Бергə чакта төрле-төрле идек,
Бер моң булдык инде таралгач.

Əллə ялгыш, əллə язмыш булды,
Сизмəдем ничек адашканым,
Шушы җырда бер күрешик əле,
И, кадерле авылдашларым.

Ишетəсезме икəн, югалтышкан
Киек казлар каңгылдашканын,
Җаннар бергə сарылсыннар əле,
И дусларым, авылдашларым.

Əллə ялгыш, əллə язмыш булды,
Сизмəдем ничек адашканым,
Шушы җырда бер күрешик əле,
И, кадерле авылдашларым.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Авылдашларым»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (3 голоса)
« »