Фатыйма күрде үзенең бүлмәсендә бер рәсем,
"Әнкәем, бу кем?" — диеп, сурды кочаклап әнкәсен.
Әнкәсе бирде җавап: "Әүвәлге угълым бу минем,
Дөньяда юк хәзердә бертуган абзаң синең".
— Әнкәй, әнкәй, нишләгән ул, кайда соң ул? Әйтсәнә,
Мин аны күрмәк телимен, зинһар, әнкәй, тапсана!"
— Юк, җаным, юк, күз нурым, абзаң хәзердә йоклаган,
Ул каты йоклый, вөҗүден кара туфрак каплаган.
— Ә, алайса, син агамны бар, уят, торсын, әни;
Бергә уйнарбыз, үзенең сеңлесен күрсен, әни.
— Юк, җаным, син белмисең, юктыр уятырга мәҗал,
Ул уянмас бер йокыдыр, аның исме әҗәл.
Аһ, аның исме әҗәл…
