Кил, кил, кил, кил,
Минем киләчәгем,
Син, син, син, син —
Минем күрәчәгем,
Яначагым, көячәгем,
Утларга керәчәгем.
Кил, минем киләчәгем,
Син — минем күрәчәгем,
Син —минем ап-ак чәчләргә,
Нурга төренәчәгем.
Кил, кил, кил, кил,
Минем киләчәгем,
Син, син, син, син
Минем күрәчәгем,
Бәхетемне даулый-даулый
Утларга керәчәгем.
Кил, минем киләчәгем,
Син — минем күрәчәгем,
Син —минем ап-ак чәчләргә,
Нурга төренәчәгем.
Добавлено tatassr в СБ, 28/12/2024 - 10:09
«
»
