Исемсез җыр

Таң белән күңелгә
Килә дә сарыла,
Килә дә сарыла исемсез җыр.
Ул нинди җыр икән,
Ул нинди җыр икән,
Бәлки, таң җырыдыр.

Көндез дә, кичен дә,
Килә дә сарыла,
Килә дә сарыла исемсез җыр.
Ул нинди җыр икән,
Ул нинди җыр икән,
Бәлки, таң җырыдыр.

Көзен дә, кышын да.
Килә дә сарыла,
Килә дә сарыла исемсез җыр.
Ул нинди җыр дисәм,
Ул нинди җыр дисәм,
Сагыну җырыдыр.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Исемсез җыр»
Голосов пока нет
« »