Еллар

Еллар-йолдызлы елгалар…
Бата да калка йөрəк,
Кемнеке җырсыз да гамьсез —
Шуныкы җиңелерəк.

Елларым-елгаларыма
Йөрəкне салган идем,
Тау кадəр авырлыкларга
Чыдаган саллар идем.
Ярлардан өстəп өстемə
Ни генə салмадылар,
Болары авыр булыр дип
Яңадан алмадылар.

Өзелдем, илдəн акмадым,
Кагылдым дымлы ярга,
Тагын таң нурлары тамды
Ямь-яшел яфракларга.

Елларым-елгаларыма
Йөрəкне салган идем,
Тау кадəр авырлыкларга
Чыдаган саллар идем.
Ярлардан өстəп өстемə
Ни генə салмадылар,
Болары авыр булыр дип
Яңадан алмадылар.

Еллар — йолдызлы елгалар —
Агалар — ярсу алар.
Үз кыяңа утырталар
Кемнəрдер батырсалар.

Елларым-елгаларыма
Йөрəкне салган идем,
Тау кадəр авырлыкларга
Чыдаган саллар идем.
Елларым күтəрде мине
Йолдызларына кадəр,
Күклəрне кочар идемме
Моңнан ваз кичсəм əгəр.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Еллар»
Голосов пока нет
« »