Акланнарда шомлы аваз

Акланнарда шомлы аваз,
Үзәннәрдә изелә наз,
Чаң кага кыңгыраулар,
Каенны сындыралар.

Каен тузлары ята —
Зифа буйлы каеннарны
Тураклап үткән балта.

Шыңшыган арба тəгəри,
Сыкранып ыңгыраша,
Сискəнеп атлар пошкыра
Урманнан үткəн аша.

Каен тузлары ята —
Зифа буйлы каеннарны
Тураклап үткән балта.

Түзмəде арба, таралды
Урманда кайгы барда,
Озын керфелəрен сирпеп
Ат карый каеннарга.

Каен тузлары ята —
Зифа буйлы каеннарны
Тураклап үткән балта.

/аклан — чирәмлек, алан, болын, болынчык/

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Акланнарда шомлы аваз»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »