Кышкы ямь

Тәрәзәләр көмеш сүрәт,
Көмеш кенә урамнар,
Бар агачлар, алмагачлар
Көмеш кебек булганнар.

Зəңгəр күктəн җем-җем итеп
Көмеш йолдызлар ява,
Көмеш йолдызлар чыңыннан
Зыңлап торгандай һава.

Əйтерсең лə җир йөзенə
Көмеш нурлар таратып
Гаҗəеп бер аккош йөзə
Җилпеп ап-ак канатын.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Кышкы ямь»
Ноты для песни «Кышкы ямь»
Голосов пока нет
« »