Талбасма

Талбасмадан чыктым əле
Тыңгы эзлəп җаныма,
Ай миңа сукмак күрсəтте
Сандугачлар ягына.

Җил тия тирəклəремə,
Серлəрем алып китə.
Ярың бик ерак икəн, дип,
Яфраклар хəбəр итə.

Тар сукмакта əллə сагыш,
Əллə айлар яктысы,
Синдə генə калган икəн
Җаннарымның яртысы.

Җил тия тирəклəремə,
Серлəрем алып китə.
Ярың бик ерак икəн, дип,
Яфраклар хəбəр итə.

Талбасмалар аша гына
Барып булмый ярыңа,
Талбасмалар илтə бары
Сандугачлар ягына.

Җил тия тирəклəремə,
Серлəрем алып китə.
Ярың бик ерак икəн, дип,
Яфраклар хəбəр итə.

Яфракларны кисə көзнең
Алтынсу кайчылары,
Сиксəн сигез керфегемдə
Сагыну тамчылары.

Җил тия тирəклəремə,
Серлəрем алып китə.
Ярың бик ерак икəн, дип,
Яфраклар хəбəр итə.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Талбасма»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »