Бу хикмәтне — мәхаббәтне
Кемнәр чыгарган икән?
Чыгарганнар, чыдаганнар,
Без дә чыдарбыз микән.
Җитәр йөрәк, сабыр кирәк,
Ташла януларыңны.
Күрәсең бит: яна-яна
Күмер калуларымны.
Бу хикмәтне — мәхаббәтне
Кемнәр чыгарган икән?
Яндыра бит, көйдерә бит,
Ничек чыдарга икән?
Җитәр йөрәк, сабыр кирәк,
Ташла януларыңны.
Күрәсеңдер, яна-яна
Нигә калуларымны?
Янып-көеп беттем инде,
Тагын янасы микән?
Әллә инде бу яклардан
Башны аласы микән?
Җитәр йөрәк, сабыр кирәк,
Ташла януларыңны.
Күрәсеңдер, яна-яна
Нигә калуларымны?
Добавлено tatassr в СБ, 28/12/2024 - 14:27
«
»
