Кыш бабай булган өчендер
Ак кына керфеклəрең,
Якаларыңа тезгəнсең
Энҗе кар бөртеклəрен.
Кыш бабай, Кыш бабай,
Безнең белəн дус бабай,
Туның иркен, күңлең киң,
Һəммəбезне коч, Бабай.
Сагындырып килəсең дə,
Бүлəклəр бирəсең дə,
Безне уйнатып йөрисең
Чыршылар тирəсендə.
Кыш бабай, Кыш бабай,
Безнең белəн дус бабай,
Туның иркен, күңлең киң,
Һəммəбезне коч, Бабай.
Кыш бабай куша биергə,
Матур шигырь сөйлəргə,
Аркабыздан сөеп кала
Озатканда өйлəргə.
Кыш бабай, Кыш бабай,
Безнең белəн дус бабай,
Туның иркен, күңлең киң,
Һəммəбезне коч, Бабай.
Добавлено tatassr в СБ, 28/12/2024 - 15:49
«
»
