Җирдә сөю барын онытма

Җәйләр узган инде, гөлләр сулган инде,
Кояш качкан инде болытка.
Безне таныштырган җәйге кичләр барын
Син онытма ләкин, онытма.

Яшьлек узган, димә, дәртләр сулган, димә,
Хисләр чумган, димә, тынлыкка.
Безне кавыштырган ямьле яшьлек барын
Син онытма берүк, онытма.

Калыр шаулап еллар, бергә үткән юллар.
Бер ялгызың гына юл чыкма.
Юл үткәндә арып, таянырга барып
Мәхәббәтең барын онытма.

Гел бездәге кебек ялкын белән сөю
Кабатланыр улда, оныкта.
Мәңге сүнми торган, мәңге сулмый торган
Сөю барын җирдә онытма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »