Кар агыла, кар агыла
Безнең авыл ягына,
Əй ява кар, өр-яңа кар,
Безнең авыл ягына.
Кар бəйрəме, кар бəйрəме,
Куаныч кар булганда,
Ак кызлар да, ак малайлар
Уйный безнең урамда.
Кирəк түгел Кар бабай да
Явып торгач кар болай,
Һəр кыз бүген Кар кызы бит,
Һəрбер малай — Карбабай.
Добавлено tatassr в СБ, 28/12/2024 - 16:14
«
»
