Чаба атлар, томрылып чаба,
Кыңгыраулар чыңлый юлларда,
Ил шатлыгы тынмас булгангамы,
Ятлар чыга куллар болгарга.
Без мәңгегә, мәңгегә монда,
Эх, бу җирне күпме таптады,
Безнең йөрәк бәйрәмнәребезнең
Кыңгыраулар таккан атлары.
Чәчте-урды горур халкым,
Үз язмышын ятка бирмәде,
Татарларның бүген туган җирдән
Үлемсезлек алган көннәре.
Без мәңгегә, мәңгегә монда,
Эх, бу җирне күпме таптады,
Безнең йөрәк бәйрәмнәребезнең
Кыңгыраулар таккан атлары.
Кагылулар, сугылулар булса,
Дошманнарга каршы чыгарбыз.
Без туган тел булып җырларбыз да,
Без туган ил булып сугарбыз.
Без мәңгегә, мәңгегә монда,
Эх, бу җирне күпме таптады,
Безнең йөрәк бәйрәмнәребезнең
Кыңгыраулар таккан атлары.
