Яңа ел карлары (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

/ Вальс көенә җырлана /

Агартып тауларны, ташларны,
Явалар Яңа ел карлары.
Яшәртеп дөньяны, җирләрне (бар җирне)
Тибрәлә яңа ел карлары.
Яшәртеп дөньяны, җирләрне (бар җирне)
Тибрәлә яңа ел карлары.

Чыршылар кигәннәр (киделәр) ак күлмәк,
Туй көнен сагына (хәтерли) һәр (бар) йөрәк.
Ак төс һич тә картайтмый җанны,
Җиребез саф нурга күмелде.
Ак төс һич тә картайтмый җанны,
Җиребез саф нурга күмелде.

Мәңгегә хушлаша иске ел —
"Кайгырма, бир кулың, исән бул!"
Җир шары ашыкмый әйләнә,
Язмышлар язмышка бәйләнә.
Җир шары ашыкмый әйләнә,
Язмышлар язмышка бәйләнә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »