Килә елның яңасы

Бар тирә-як балкып тора,
Җирем актан киенгән.
Әйтерсең дә сихри күктән
Көмеш тәңкә сибелгән!

Карлар ява, тәңкә карлар,
Яусын, әйдә, явасы,
Сафлык сибеп дөньяларга,
Килә елның яңасы.

Яңа елның ак карлары
Илгә муллык китерсен,
Яңа елда һәрбер кеше
Куанычлар кичерсен!

Карлар ява, тәңкә карлар,
Яусын, әйдә, явасы,
Сафлык сибеп дөньяларга,
Килә елның яңасы.

Әйдәгез, дуслар, бергәләп
Чыгыйк без урамнарга,
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Ак бәхетләр юрарга!

Карлар ява, тәңкә карлар,
Яусын, әйдә, явасы,
Сафлык сибеп дөньяларга,
Килә елның яңасы.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »