Кыңгырау моңына чорналып,
Шат җырга, бәхеткә уралып,
Уйнатып карларын-буранын,
Яңа ел тагын бер урады.
Бәхетнең-шатлыкның иң мулын,
Тазалык-саулыкның тик ныгын
Алып кил син безгә, Яңа ел,
Яралсын йөрәктә яңа җыр!
Кыш бабайның котлау сүзеннән,
Карсылуның алсу йөзеннән
Җир шары да гүя үзгәрде —
Нур бөркелә сыман үзеннән.
Бәхетнең-шатлыкның иң мулын,
Тазалык-саулыкның тик ныгын
Алып кил син безгә, Яңа ел,
Яралсын йөрәктә яңа җыр!
Ике ел кавышкан чакларда
Утырып ярсулы атларга,
Яңа ел, чорналып ак карга,
Җилдерә ул безнең якларга.
Бәхетнең-шатлыкның иң мулын,
Тазалык-саулыкның тик ныгын
Алып кил син безгә, Яңа ел,
Яралсын йөрәктә яңа җыр!