Яңа елда — яңа бәхет

Категория: көе һәм сүзләре

Яңа ел ул өр-яңадан туу,
Зур максатлар куеп алдыңа.
Өметләрең сине алдамаса,
Кулын сузып килер каршыңа.

Бәхет бүләк иткән очрашулар көтә,
Сагыш-моңнар узып китәчәк.
Мин ышанам: әле өр-яңа ел миңа
Олы бәхет бүләк итәчәк.
Бәхет бүләк иткән очрашулар көтә,
Сагыш-моңнар узып китәчәк.
Мин ышанам: әле өр-яңа ел миңа
Яңа бәхет бүләк итәчәк.

Җырлы-моңлы яңа җырлар туар,
Тынычлык һәм дуслык хакына.
Шатланышып, сөенешеп яшәек,
Көтеп алган бәхет елында.

Бәхет бүләк иткән очрашулар көтә,
Сагыш-моңнар узып китәчәк.
Мин ышанам: әле өр-яңа ел миңа
Олы бәхет бүләк итәчәк.
Бәхет бүләк иткән очрашулар көтә,
Сагыш-моңнар узып китәчәк.
Мин ышанам: әле өр-яңа ел миңа
Яңа бәхет бүләк итәчәк.

Киләчәктә якты уйлар белән
Кулга-кул тотынып гел бергә,
Бары үз кешеләр, якын дуслар
Очрасыннар барыр юлларда.

Бәхет бүләк иткән очрашулар көтә,
Сагыш-моңнар узып китәчәк.
Мин ышанам: әле өр-яңа ел миңа
Олы бәхет бүләк итәчәк.
Мин ышанам: әле өр-яңа ел миңа
Олы бәхет бүләк итәчәк,
Яңа бәхет бүләк итәчәк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »