Яңа ел теләкләре (беренче вариант)

Тагын бер ел үтеп китте,
Яңа еллар килеп җитте.
Зур өметләр белән аны
Җир йөзендә һәркем көтте.

Яңа еллар белән котлап,
Мин изгелек теләем сезгә.
Уй-хыяллар кабул булсын,
Матур итеп яшәек бергә.

Яңа еллар килә-китә,
Еллар аша гомер үтә.
Безнең һәрбер үткән көннәр
Гомер йомгакларын сүтә.

Яңа еллар белән котлап,
Мин изгелек теләем сезгә.
Уй-хыяллар кабул булсын,
Матур итеп яшәек бергә.

Әй, Яңа ел, син алып кил
Тынычлык көннәре безгә,
Бәхет-шатлык, куанычлар
Бәрәкәтле яшәешкә.

Яңа еллар белән котлап,
Мин изгелек теләем сезгә.
Уй-хыяллар кабул булсын,
Матур итеп яшәек бергә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »