Яңа ел җыры (сигезенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Үтеп китте бер ел тагы,
Тарих булып кына калды.
Һәр сәгате күңел түрендә.
Кояш кебек балкып-көлеп,
Өметләргә яшәү биреп,
Өр-яңа ел туа җиремдә.

Өр-яңа ел туа җиргә,
Ниләр бүләк итәр безгә? —
Бөтәсе дә әле сер генә.
Сиздерми гомер үткәнен,
Кабатламый ул бүтәнен, —
Һәр Яңа ел була бер генә.

Тирә-яҡта сафлык, назлар,
Өерелеп очкан карлар
Ак теләктән генә торалар:
Килсен кышлар, килсен җәйләр,
Күкләр булсын һәрчак зәңгәр,
Имин генә булсын дөньялар.

Шат йолдызлар нурын сипсен,
Алда бары бәхет көтсен,
Дулкынлансын иген кырлары.
Бар Җир шарын урап үтсен,
Һәр йөрәккә барып җитсен
Без җырлаган дуслык җырлары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »