Яннарыңа киләм соңгы тапҡыр
Саубуллашу сүзен әйтергә.
Аерса да тормыш юлыбызны,
Үткәннәрне һәрчак хәтерлә.
Син хәтерлә мине, язгы каен
Җилфер — җилфер шәлен какканда,
Син хәтерлә мине, кыр казлары
Каңгылдашып кире кайтканда.
Хәтерлә син, әгәр таң тургае
Тәрәзә какса таңнарда,
Аклан буйлап өркәк болан чыкса (чапса),
Йомшак эз калдырып ак карда.
Бу җыр Илфак Смаков, Риф Сафиуллин репертуарында бар
Добавлено Almaz в СР, 01/01/2025 - 18:40
«
»