Ак теләк

Алтын-алтын яфраклар
Төште, төште учыма.
Алтын-алтын теләкләр
Килделәр тел очыма:

Һәр агачны һәр язда
Яшь яфраклар төрсеннәр.
Кешеләр дә алардан
Гыйбрәт ала күрсеннәр.

Каурый-каурый ак карлар
Кунды, кунды учыма.
Ап-ак, ап-ак теләкләр
Килделәр тел очыма:

Бетмәс-төкәнмәс юллар
Җир тирәли китсеннәр.
Без барасы ак юллар
Ак бәхеткә илтсеннәр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »