Мин бүген тетрәнеп аңладым,
Моны син дә аңла.
Асылда һәммәбез барыбер
Бер якка юл ала.
Акылдан язган таш кала
Бер көнне, суламый, тын кала.
Кайгылар узуга яшәүнең
Газабы югала.
Гомернең елгасы күгелҗем
Томанга төренә,
Ярлары буена салкынча
Аксыллык җебенә.
Дөньяның ямансу күгендә
Кошларның төркеме күренә.
Бу — минем яшәгән көннәрем
Офыкта күмелә.
Һаман да өметем бар минем
Бу бөек агымга,
Агадыр шикелле ул елга
Һәр вакыт кыйблага.
Агымсу өстеннән тын гына,
Фәрештәләр иле ягына
Җырлап та, елап та туймаслык
Мәңгелек моңга.
Бу җыр Венера Ганиева, Зөлфәт Хәким репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 03/01/2025 - 09:57
«
»
