Шимберемдә таң сызылган чакта
Төннең пәрдәләрен каралап,
Җәйрәп яткан болын өсләреннән
Ак мамыктай томан тарала.
Болыннарны иңләп Ашыт ага,
Суга иелеп үсә таллары,
Каңгылдашып кайткан кыр казларын
Каршы ала аның ярлары.
Шимбер имәннәре шаулавында
Үзәк өзгеч моңлы тавыш бар,
Сандугачлар көен чыгарганнар,
Ә сүзләрен язган камышлар.
Сина булган кайнар сөю җырын
Күңелемдә йөртәм, Шимберем.
Сагынганда кайтып сыенырлык
Изге газиз җирем син минем.
/Иске Шимбер һәм Яңа Шимбер — Татарстанның Әтнә районындагы татар авыллары. Иске Шимбер Ашыт елгасы буенда урнашкан/
Бу җыр Габделфәт Сафин репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 03/01/2025 - 09:59
«
»
