Буранда

Ак кышларның гүя аккошлары —
Ак каеннар йөзә урамда.
Чуклы-чуклы канат очларына
Кар мамыгы зырлап урала.

Әйлән-бәйлән уйный тартма-йортлар,
Уйларымның уртасына басып.
Тәрәзләрдә җемелдәшкән утлар
Бүген миңа йолдызлардай тансык.

Көртләр ярып барам синең арттан,
Эзләреңне күмә көнчел буран.
Ни була соң, борылып кулың бирсәң,
Адаштырмам диеп, адаштырмам…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »