Кызыл Көч

Категория: көе сүзләре

Кызыл Көчкә барыр юллар
Үтәләр Ялхай (кырлар) аша.
Яшьлектәге (Күңелдәге) хәтирәләр
Сиңа барып тоташа.

Көз китмичә пар сандугач
Кыш кышларга калган ул.
Кызыл Көч тарала диләр,
Ышанмагыз (Дөрес түгел) — ялган ул.

Шушма буе талларына
Аккошлар оя кора.
Җиләкле әрәмәләре
Моңлы жыр сорап тора.

Көз китмичә пар сандугач
Кыш кышларга калган ул.
Кызыл Көч тарала диләр,
Ышанмагыз — ялган ул.

Бик сагынган чакларымда
Моңлы жырлар сузамын.
Төшләремдә урамыңнан
Ялан тәпи узамын.

Көз китмичә пар сандугач
Кыш кышларга калган ул.
Кызыл Көч тарала диләр,
Ышанмагыз — ялган ул.

/Кызыл Көч — Татарстанның Әлмәт районындагы авыл/
/Ялхай, — күрәсең, якындагы Елхово авылыдыр/

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »