Төрле чагы була күңелемнең,
Җылы киңәш белән җайлыйсың.
Авырлыклар эреп юкка чыга,
Син генә шул мине аңлыйсың.
Тик син генә, тик син берәү генә
Минем хисләремне аңлыйсың.
Тик син генә, тик син берәү генә…
Синең кебек ярлар бармы соң?
Усал чагым була, уйчан чагым,
Иркә-назың белән назлыйсың.
Кабат туам кайнар кочагыңда,
Син генә шул мине аңлыйсың.
Тик син генә, тик син берәү генә
Минем хисләремне аңлыйсың.
Тик син генә, тик син берәү генә…
Синең кебек ярлар бармы соң?
Бу җыр Резидә Шәрәфиева репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 03/01/2025 - 10:03
«
»
