Таңнарда чыгам юлларга,
Чакыра сәфәрләрем.
Сабыр бул, иркәм, кайтырмын,
Чылатма керфекләрең.
Карап мине тәрәзәдән
Озатып каласың.
Ничек әйләнеп кайтыр дип,
Көеп, иркәм, янасың.
Үткән юлларны исәпләп
Тәгәрмәчләр ашыга.
Сине саг(ы)нып кайтып киләм,
Елмаеп чык каршыма.
Карап мине тәрәзәдән
Озатып каласың.
Ничек әйләнеп кайтыр дип,
Көеп, иркәм, янасың.
Исән-имин генә булыйк,
Догасыз йөрмик юлда.
Очрашулар көтсен безне,
Көтсен бәхетләр алда.
Карап мине тәрәзәдән
Озатып каласың.
Ничек әйләнеп кайтыр дип,
Көеп, иркәм, янасың.
Бу җыр Рөстәм Галиев репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 03/01/2025 - 10:05
«
»
