Күзләремне күзләреңә төбәп,
Сиңа гына сөйләр серем бар,
Ничә еллар хыялымда йөрткән,
Мин тилмереп көткән насыйп яр.
Табышып кавышкан
Мәңгелек пармы без?
Тәңребез тиң итеп
Яраткан ярмы без?
Күзләремне күзләреңә төбәп,
Назларыңда килә эрисем.
Иң кадерле кешең булып кына
Янәшәңдә генә йөрисем.
Җанымның яртысы,
Мәңгелек парым син!
Сөеп һәм сөелеп
Туялмас ярым син!
Яшик әле аңлап күзләр аша
Сөю хисләренең олысын,
Саклый белеп тәкъдирләргә язган
Уртак мәхаббәтнең җылысын.
Җанымның яртысы,
Мәңгелек парым син!
Сөеп һәм сөелеп
Туялмас ярым син!
Бу җыр Хәния Фәрхи репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 03/01/2025 - 10:08
«
»
