Авылымны чорнап
Салкын чишмә ага.
Тау артыннан чыга
Кояш кызарып.
Көтә сине һаман
Авыл урамнары.
Сагыналар сине
Авыл кызлары.
Сине уйлап шаулый
Каен урманнары.
Сәламеңне көтә
Иген кырлары.
Көтә сине һаман
Авыл урамнары.
Сагыналар сине
Авыл кызлары.
Авыл урамнарын
Кабат ура (а)лмадым.
Синсез генә үтә
Яшьлек язларым.
Көтә сине һаман
Авыл урамнары.
Сагыналар сине
Авыл кызлары.
Бу җыр Изге Ай репертуарында бар
Добавлено tatassr в ВС, 05/01/2025 - 14:55
«
»
