Гомернең йомгагы сүтелә сөюдә,
Урының һәрвакыт йөрәгем түрендә.
Сынаулар күп әле, онытма син, яме,
Бәхетең кулыңда — югалтма юлыңда.
Югалма — югалмам, син китмә — мин китмәм,
Давыллар купса да, арага җил кертмәм.
Үзәгем үзәге, җанымның, син — җаны,
Читләрне, ятларны беркайчан яр итмәм.
Мәхаббәт җепләре өзелмәс, нык әле,
Берни дә сүндермәс бу кайнар хисләрне.
Канатлар арымас, мәхаббәт гөрләсә,
Бергәләп айкысак галәмне, үрләрне.
Югалма — югалмам, син китмә — мин китмәм,
Давыллар купса да, арага җил кертмәм.
Үзәгем үзәге, җанымның, син — җаны,
Читләрне, ятларны беркайчан яр итмәм.
Сандугач һәм карлыгач, шомырт һәм алмагач,
Без бергә гомергә, беркем дә аермас.
Мәңгегә гашыйклар, пар кошлар карагач,
Мәхаббәт нык була бәхеттән яралгач.
Югалма — югалмам, син китмә — мин китмәм,
Давыллар купса да, арага җил кертмәм.
Үзәгем үзәге, җанымның, син — җаны,
Читләрне, ятларны беркайчан яр итмәм.
