Җиткәч ямьле җәй уртасы
Пешә кара карлыган.
Белмәс идем син булмасаң
Татлы хисләр барлыгын.
Пешкән кара карлыганнар
Бигрәк тәмле чәйләрдә.
Гашыйк булмый мөмкин түгел
Карлыганлы җәйләрдә.
Кара-кара карлыган(дай)
Чем-каралар күзләрең.
Йөрәгемне яндыралар,
Сөям дигән сүзләрең.
Пешкән кара карлыганнар
Бигрәк тәмле чәйләрдә.
Гашыйк булмый мөмкин түгел
Карлыганлы җәйләрдә.
Кояш сыман елмайдың да
Күзләреңә караттың.
Күрү белән шул күзләрне
Гомерлеккә яраттым.
Пешкән кара карлыганнар
Бигрәк тәмле чәйләрдә.
Гашыйк булмый мөмкин түгел
Карлыганлы җәйләрдә.
Бу җыр Гүзәл Әхмәтова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ВС, 05/01/2025 - 16:20
«
»
