Гомерләр мизгел генә

Категория: көе сүзләре

Сөеп-сөелепләр яшик,
Яшәү бит мизгел генә.
Бәхет кошың сине күрер,
Әйбәт бул үзең генә.

Сабырлыклар, түземлекләр
Кешене бизи генә.
Яшик әле җырлый-җырлый,
Гомерләр мизгел генә.

Мәхаббәтле яшәр өчен
Бул фәкать түзем генә.
Бер-беребезнең кадерен белик,
Яшәү бит мизгел генә.

Сабырлыклар, түземлекләр
Кешене бизи генә.
Яшик әле җырлый-җырлый,
Гомерләр мизгел генә.
Гомерләр мизгел генә…
Сабырлыклар, түземлекләр
Кешене бизи генә.
Яшик әле җырлый-җырлый,
Гомерләр мизгел генә.
Гомерләр мизгел генә…

/речитатив/
Мәхаббәтле яшик әле,
Гомерләр мизгел генә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »