Нахак сүзләр дә әче була икән,
Җаннарымны айкап калырлык.
Юк, кермәсен ятлар күз яше, дип,
Мин Ходайдан сорыйм сабырлык.
Җаным дәшә сезгә, ишетегез:
Авыр сүзләр бигрәк яралый,
Тимәгезче күң(е)лем кылларына,
Минем хәлне читләр аңламый.
Изге хисләремне таптамачы,
Түбән җаннар, усал теллеләр.
Әрнесә дә күң(е)лем җәрәхәте,
Мин ятларга аны китермәм.
Җаным дәшә сезгә, ишетегез:
Авыр сүзләр бигрәк яралый,
Тимәгезче күң(е)лем кылларына,
Минем хәлне читләр аңламый.
Сыңар канат белән талпынсам да,
Мин югалмас өчен көч таптым.
Гомерләргә төшеп сыный язма,
Сабырлыклар бирче, йа, Раббым.
Җаным дәшә сезгә, ишетегез:
Авыр сүзләр бигрәк яралый,
Тимәгезче күң(е)лем кылларына,
Минем хәлне читләр аңламый.
