Син мине эзләмә

Бәхетле бул, иркәм, бәхетле,
Һәм мине эзләмә,
Шалтыратма ялгыз төннәрен!
Шалтыратма миңа!
Ышан инде миңа, ышан миңа,
Барысы да булыр,
Өмет белән тулса йөрәгең,
Тулса йөрәгең!

Син мине эзләмә,
Урамда күзләмә,
Безнең хисләр калды, калды күмергә!
Тугры булырмын дип,
Йөргән идең, җаным,
Хуш һәм сау бул инде, сау бул гомергә!

Бәхетле бул, иркәм, бәхетле,
Яннарыма килмә.
Бүтән, кадерлем, бүтән инде
Артларымнан йөрмә!
Эзләмә син мине, эзләмә,
Һәм көтмә очрашуны!
Юллар ябык мәңге үткәнгә,
Ник аңламыйсың шуны?!

Син мине эзләмә,
Урамда күзләмә,
Безнең хисләр калды, калды күмергә!
Тугры булырмын дип,
Йөргән идең, җаным,
Хуш һәм сау бул инде, сау бул гомергә!

Үткәннәргә юллар
Булмаган икәнен
Кирәк миңа күптән аңларга.
Һәрбер иртә саен,
Юк, сиңа түгел,
Сәлам бирәм алсу таңнарга!

Син мине эзләмә,
Урамда күзләмә,
Безнең хисләр калды, калды күмергә!
Тугры булырмын дип,
Йөргән идең, җаным,
Хуш һәм сау бул инде, сау бул гомергә!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »