Кызыл төлке

Кызыл төлке бармы, ай, җиреңдә,
Матур ярлар бармы соң илеңдә?
Матур ярлар бармы үз илеңдә,
Сөюләрең бармы соң күңелеңдә?

Кызыл да гына төлке — урман күрке,
Батыр егет, дусларым, ил күрке.

Кызыл да гына төлке, урман күрке,
Урманнарга кереп лә югала.
Батыр да гына егет, һай, күкрәге
Хәнҗәр эзе белән лә дан ала.

Кызыл да гына төлке — урман күрке,
Батыр егет, дусларым, ил күрке.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »